ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сургут татар автономиясе юбилей концертына чакыра

0

Сургут татар милли-мәдәни мохтариятенең 25 еллыгына багышланган юбилей концерты була. Ул 15 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә «Камертон» мәдәният һәм диалог үзәгендә уза. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә автономиянең сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Чара программасында Татарстан кунаклары һәм «Сандугач» коллективы чыгышы көтелә. Тиздән әлеге коллективка нигез салынуга 40 ел була. «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы да юбилей кичәсенә әзерләнә башлады инде. Концерт программасына коллектив тарихында тамашачыларның иң яраткан номерлары керәчәк», - диелгән хәбәрдә.