ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Матбугат чаралары: Эрдоган Казанда БРИКС саммитында Путин, Си, Моди белән очрашырга җыена

0

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Казанда БРИКС саммитында Россия Президенты Владимир Путин, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра. Бу хакта Төркиянең Aydınlık газетасы яза.

«Әгәр соңгы минутта үзгәреш булмаса, Эрдоган саммитта катнашыр һәм Россия, Кытай, Һиндстан һәм башка илләр лидерлары белән ике яклы очрашулар уздырыр дип көтелә», — дип билгеләп үткән басманың колумнисты Фикрет Акфират.

Шул ук вакытта материал авторы искәрткәнчә, Эрдоган элегрәк БРИКСны Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) белән чагыштырды һәм аның фикеренчә, Төркиянең мондый структураларда катнашуы НАТОдан баш тарту дигәнне аңлатмый.

Моннан тыш, Акфират булачак саммитның Төркия һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле булуын белдерде, шулай ук аны Владимир Путинның «зур дипломатик уңышы» дип атады.

  • БРИКСның уналтынчы саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Россия лидеры анда 20гә якын ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.