Самараның «Туган тел» татар җәмгыяте «Асыл» татар балалар лидеры мәктәбенә чакыра
Самараның «Туган тел» татар җәмгыяте «Асыл» татар балалар лидеры мәктәбенә чакыра. 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Идел» яшьләр үзәге «Асыл» татар балалар лидеры мәктәбен үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның максаты - татар балаларына, татар яшьләр оешмалары (берләшмәләре) активистларына ярдәм күрсәтү.
«Илебезнең төрле почмакларында һәм чит илләрдә яшәүче 13-17 яшьлек актив балаларны чакырабыз. Әгәр сез үз төбәгегезнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында катнашасыз икән, бу чара нәкъ менә сезнең өчен!» - диелгән хәбәрдә.
Смена вакытында сезне мавыктыргыч лекцияләр, мастер-класслар, практик дәресләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм тренинглар көтә. Бу чаралар сезгә лидерлык сыйфатларын, милли үзаңны һәм халык традицияләрен тирәнтен аңлауны үстерергә ярдәм итәчәк, диелә.