ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның 9 авыл җирлеге өчен 21,6 млн сумга тракторлар сатып алырга җыеналар

0

Татарстанның биш районының тугыз авыл җирлеге өчен «Беларус 82.1» тракторлары яисә аларның эквивалентларын сатып алырга җыеналар. Алар 21,6 млн сум булачак. Мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган, дип яза «Татар-информ».

Техниканы Лениногорск районы Кәркәле авыл җирлеге, Ютазы районы Бәйрәкәтамак авыл җирлеге һәм Акбаш авыл җирлеге, Тәтеш районы Алабирде авыл җирлеге һәм Зур Әтрәч авыл җирлеге, Аксубай районы Сауруш авыл җирлеге, Чистай районы Татар Ялтаны, Татар Сарсазы һәм Чистай авыл җирлекләре алачак. Аларның һәркайсына якынча 2,4 млн сумлык трактор тапшырылачак.

Трактор сатып алуны Татарстан бюджетыннан финанслыйлар, заказчылар — әлеге җирлекләрнең башкарма комитетлары.