ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Биш елда Татарстанда 82 сөтчелек комплексы төзелде

0

Соңгы биш елда Татарстанда барлыгы 51,4 мең сыерга исәпләнгән 82 сөтчелек комплексы һәм ферма төзелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республикада терлекчелек фермалары һәм комплекслары төзү буенча эш дәвам итә. Узган ел 10,6 мең башка исәпләнгән 19 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылды», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Быел 6,2 мең башка исәпләнгән 8 шундый объект файдалануга тапшырылган инде. Алар Бөгелмә, Кукмара, Алабуга, Саба, Кайбыч, Баулы, Балык Бистәсе һәм Актаныш районнарында барлыкка килде.

Ел ахырына кадәр 12,8 мең башка исәпләнгән тагын 15 комплекс ачылачак.