ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әтнәнең Ташчишмә халкы махсус хәрби операциядәгеләргә нарат күркәсеннән окоп шәмнәре ясый

0

Әтнә районы Ташчишмә авылы халкы махсус хәрби операция зонасындагыларга окоп шәмнәре ясый. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында хәбәр ителә.

Клуб җитәкчесе Илсия Мортазина һәм авыл китапханәсе җитәкчесе Нәзирә Габдрахманова бик күркәм команда туплаган. Алар үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүне максат итеп куйган.

Китапханәдә парафин исе таралган. Ә эшләре конвейерга салынган дияргә була. Картон кәгазьне кисеп, төреп банкага тыгалар, өстенә парафин агызалар. Анысын аерым чәйнектә кайнаталар. Кәгазь нигездә эшләнгәннәре янәшәсендә нарат күркәләре белән ясалганнары да күренде.

«Хәрбиләрдән сорап белештек – менә шундый күркәләр нигезендә ясаганнары озаграк яна, җылысы да яхшырак икән», – дип аңлаттылар. Шуңа күрәме, нарат күркәләре нигезендә ясауга өстенлек бирелә. Кыскасы, сумалалы булгач, күркәле яхшырак яна, ди.