ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәт үзәк район хастаханәсе территориясендә машиналарсыз зона булачак

0

Әлмәттә үзәк район хастаханәсе территориясендә уңайлы җәяүлеләр зонасы булдырырга планлаштыралар. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары».

«Хастаханә янында пациентлар саф һавада йөри алсын өчен яшеллекләр, ял итү урыннары барлыкка киләчәк», – диде Әлмәт районы башлыгы.

Тимур Нагуманов искә төшергәнчә, 2024 елның мартында кабул итү-диагностика бүлеге ачылган. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча стационар бүлекчәне капиталь ремонтлау дәвам итә.

«Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән хастаханә шәһәрчегенең бөтен территориясен үзгәртеп кору буенча глобаль проект тормышка ашырыла. Киләсе кышка, язга күчү мөмкинлеге булган беренче чираттагы бурыч – инженерлык челтәрләрен күчерү һәм аларны яңарту», – дип хәбәр итте район башлыгы.

Парковка зонасын да игътибарсыз калдырмаячаклар. Хәзер белгечләр аны медицина учреждениесеннән читтә ясау вариантларын эзли.