ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә җиңелде, команда бер алка да кертә алмады

0

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү шәһәренең «Спартак» командасына каршы уенда оттырды. Матч Мәскәүдә узды. Бу Казан командасы өчен рәттән өченче җиңелү булды.

Беренче периодның унсигезенче минутында Мәскәү командасы уенчысы Егор Филин исәпне ачты (1:0).

Икенче периодың унсигезенче минутында «Спартак» һөҗүмчесе Адам Ружичка гол кертте (2:0).

Өченче периодның унберенче минутында Герман Рубцов Казан командасы капкасына өченче алканы кертте (3:0).

Командалар составы:

«Спартак»

  • Николаев (Рибар);
  • Мальцев – Ружичка – Голдобин, Чайковски – Вишневский;
  • Беляев – Морозов – Пашин, Савиков – Миронов;
  • Биттен – Локтионов – Филин, Королёв – Бычков;
  • Кровяков – Рубцов – Ансель Галимов, Марышев.

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Артём Галимов, Лямкин – Лучевников;
  • Крутов – Семёнов – Кошелев Журавлёв – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Князев – Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Магнитогорск шәһәрендә узачак. «Металлург» командасына каршы матч 14 октябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.