ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мошенниклар янавыннан куркып, хатын-кыз балалары белән Удмуртиядән Татарстанга качкан

0

Удмуртия Республикасы төньягындагы Глазово шәһәрендә яшәүче хатын-кыз телефон аша алдаган мошенникларга ышанган. Алар хатын-кызга куркыныч яный, дип ышандырган.

Эчке эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, хатын-кызга ай дәвамында билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар үзләрен банк, Дәүләт хезмәтләре порталы һәм хокук саклау ведомстволары хезмәткәрләре дип таныштырган. Психологик манипуляцияләр ярдәмендә аферистлар ышанычка керә һәм хатын-кызны йортын сатарга, бизәнү әйберләрен асламга салырга, берничә кредит алырга һәм әлеге акчаларны алар кушкан счетларга күчерергә күндерә. Гомуми зыян 1,3 миллион сум тәшкил иткән.

Мошенниклар моның белән генә тукталмый. Алар хатын-кызны үзенә һәм балаларына куркыныч яный, дип ышандыра. Мошенниклар кушуы буенча ул улы һәм кызын алып машинада Ижауга китә. Сим-картасын алыштыра. Янәсе аны кемдер урлаган төсле итеп фотосурәтләр төшерә, шуннан соң фотоларны иренә җибәрә. Аннары исә хатынның тормыш иптәшенә аферистлар шалтырата һәм 2 миллион сум акча таләп итә.

Шул ук вакытта мошенниклар хатын-кызга Ижауда калу куркыныч, Әгерҗегә китәргә кирәк, дип хәбәр иткән. Биредә аларны, ике көн эзләгәннән соң, полиция хезмәткәрләре тапкан.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.