ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшел үзәндә яшәүчеләр махсус операция хәрбиләре өчен кан бирү акциясендә катнашты

0

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме, «Хәрби туганлык», «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары һәм Яшел Үзәндә яшәүче актив кешеләр махсус операция хәрбиләре өчен кан бирү акциясендә катнашты.

«Геройларыбыз өчен бишенче тапкыр кан бирдек! Ярдәм күрсәткәне, транспорт биргәне өчен район башкарма комитетына, шулай ук безнең белән бергә бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт!» ‐ диде волонтер Роза Минһаҗева.

Донациядә 12 кеше катнашты. 5 литрдан артык донор каны әзерләнгән. «Әлеге донорлык акциясе хисабына Донор каны банкы тулыланды», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләү күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.