ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасында яшәүче татарлар белән очрашты

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Ташкентта Үзбәкстан Республикасында яшәүче татарлар белән очрашты. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Милли Шура рәисе милләттәшләребезне сәламләде һәм Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге – телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауда, шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда зур роль уйнавын билгеләп үтте. Ул очрашуда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.

Шулай ук Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин үзләренең проектлары белән таныштырды.

Очрашу ахырында Урта Азия татарлары Альянсының I Сабан туе – «Азия Сабан туе» турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, милли бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп, Татарстаннан Актаныш районы билгеләнде, диелә хәбәрдә.