Вильфанд: Идел буе федераль округында кышкы тәгәрмәчкә күчәргә вакыт җитте
Идел буе федераль округында җәйге тәгәрмәчне кышкысына алыштырырга вакыт җитте. Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округында Россия башкаласыннан көнчыгышка таба, Киров, Түбән Новгородтан башлап һәм алга таба температура инде -5..-7 градуска кадәр төшә. Ягъни юлда тайгак һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, автомобильнең тормоз юлы да арта, диде спикер.
Шул ук вакытта, Мәскәүдә тәгәрмәчне алыштырырга әле иртәрәк, дип искәртте Вильфанд.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән берсе булган Татарстанда 14 октябрьгә кадәр явым-төшем көтелми. Шулай да һава температурасы бигрәк тә төнлә -2..-10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә температура +2..+11 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.