ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда Казан Кремлендәге губернатор сарае турында китап тәкъдим иттеләр

0

2024 елда Татарстан Рәисе Администрациясе, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм республика Дәүләт архивы Казан Кремлендәге губернатор сарае эше һәм төзелү тарихына багышланган фундаменталь хезмәт әзерләп бастырып чыгарды.

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Казан Кремленең архитектура энҗесе: губернатор сарае элек һәм бүген» дигән китапны тәкъдим итте.

«Губернатор сарае бинасы XIX гасыр уртасында төзелгән. Документлардан күренгәнчә, Кремль территориясендә аны төзү урынын император Николай I 1836 елда Казанга килгәч шәхсән үзе сайлаган. Бай тарихы булган әлеге бина бүген – ТР Рәисенең резиденциясе. Биредә көн саен глобаль мәсьәләләр хәл ителә, Татарстанны үстерүгә юнәлдерелгән карарлар кабул ителә», - диде ул.

Басма губернаторлык институтларыннан башлап дәүләт хакимиятенең бүгенге органнарына кадәр хакимиятнең бөтен системасы хакында сөйли. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның укучыларга мөрәҗәгате белән башлана.

«Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә республикада күп еллар дәвамында тарихи-мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүе искәртелә», - диде Габдрахманова.

Ул Казан Кремленең ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүен билгеләп үтте. Китап сигез бүлектән тора, алар бер-берсен тулыландыра һәм бердәм тарихи полотно тәшкил итә.

Басма документаль базага нигезләнгән, архивларда һәм республиканың башка учреждениеләрендә, аннан читтә губернатор сарае турында мәгълүмат җыю һәм эзләү буенча зур тикшеренү эше башкарылган. Китапта кыйммәтле тарихи материал тупланган.

«Казан төбәге белән 1708-1917 елларда идарә иткән, губернатор сараеның «яшәүчеләре» һәм «хуҗалары» булган Казан губернаторлары турында уникаль биографик белешмәләр фонд архивларында сакланучы чын формуляр исемлекләр нигезендә бирелгән», - дип искәртте Габдрахманова.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда «Казан Кремленең архитектура энҗесе: губернатор сарае элек һәм бүген» дигән китап дөнья күрүе хакында хәбәр иткән иде. Аның беренче тиражы октябрьдә Казандагы БРИКС саммитына килүче кунакларга бүләк ителәчәк.