ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Ашхабадта: Төрекмәнстан белән элемтәләр буенча Татарстан алдынгылар арасында

0

Татарстан Төрекмәнстан белән элемтәләрне үстерү буенча Россиянең алдынгы төбәкләре арасына керә. РФ Президенты Владимир Путин Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте (Халык советы) Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясенең 60 субъекты Төрекмәнстандагы дуслары һәм партнерлары белән тотрыклы элемтәдә тора. Татарстан, Әстерхан өлкәсе һәм Санкт-Петербург – лидерлар арасында», - дип искәртте Путин.

«Бу традицион элемтәләр, шул исәптән сезнең катнашыгыз белән дә (Гурбангулы Бердымөхәммәдов 2006-2022 елларда Төрекмәнстан Президенты вазифасын биләде – Т-и иск.), бу һәрвакыт шулай булды. Сезнең моңа зур игътибар белән каравыгызны хәтерлим әле. Аллаһка шөкер, боларның барысы да саклана», - дип искәртте Россия дәүләте башлыгы.

«Яңа мөмкинлекләр дә эзлибез. Дәүләтара комиссия эшли. Без рәсми сәфәрләр белән дә, шәхси планда да сезне Россиядә күрүебезгә һәрвакыт шат булачакбыз», - дип өстәде РФ Президенты.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше 13 процентка арткан һәм 52 миллион доллар тәшкил иткән. Газ транспортлау, автомобиль- һәм судно төзелеше, энергетика һәм агросәнәгать комплексында алга таба үсү потенциалы бар.