ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш көнлеккә күчәргә теләүчеләргә: Гел җиңеллек эзләп булмый

0

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш көнлеккә күчүнең тискәре яклары турында «Ватаным Татарстан» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында

«Без әле бу мәсьәләне өйрәнәбез, катгый рәвештә ничек буласын әйтә алмыйм. Биш көн укуга күчү телне укытуны саклаган очракта гына мөмкин. Математиканы киметеп булмый, ул болай да күп түгел. Физкультура болай да ике сәгатькә калып бара. Биш көнлеккә күчсәң, балаларга эш йөкләнеше арта. Укытучыларның эш сәгатьләре, хезмәт хакы да кими», - дип искәртте министр.

«Җомга көнне авылга, бакчага китәм диючеләр дә бардыр. Бакча вакыты бер вакыт, ә кыш көне нишләрләр. Әгәр әти-әнинең шимбә көнне йокысыннан торып, баласын ашатып, мәктәпкә озатасы килми икән, бу инде көлке. Тор, балаңны илт, ул укыган вакытта, кайт та йокла. Бүтән сүзем юк. Гел җиңеллек эзләп, авырлыктан китеп булмый», - диде Илсур Һадиуллин.