ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Песков: Путин Казанда Эрдоган белән очрашуны көтүен әйтте

0

Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуны көтә, ул БРИКС саммитында узарга тиеш. РФ лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Искәртеп узабыз, әлеге чара 22-24 октябрьдә Казанда үтә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Путин бүген Төрекмәнстанда узган «Чорлар һәм цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумында чыгыш ясады. Песков сүзләренчә, анда Россия лидеры Төркиянең Бөек милли җыены, төрек парламенты рәисе белән «аягөсте» сөйләшеп алган.

«Путин бер атнадан соң Казанда Президент Эрдоган белән ике яклы очрашуны көтүен әйтте», - диде Песков.

Дәүләт башлыгы Төрекмәнстандагы форумның башка катнашучыларын да Казанда узачак БРИКС саммитына чакырган.

Искәртеп узабыз, югарыда телгә алынган форумга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Ул РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белән БРИКС саммитына әзерлек хакында фикер алышты һәм шагыйрь Мәхтүмколый Фраги һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.