ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның Актаныш районында яңа мәчет ачылды

0

Бүген Татарстанның Актаныш районы Яңа Җияш авылында яңа мәчет ачылды, аны җирле эшкуар Рафикъ Сәхабетдинов хөрмәтенә «Рафикъ» дип атаганнар. Ул танылган һәм ихтирамга лаек кеше булган, үз авылы өчен күп эшләр башкарган: юллар, һәйкәлләр һәм башка социаль объектлар төзүдә ярдәм күрсәткән.

Авылда күп еллар дәвамында мәчет эшләгән, әмма узган гасырның 30нчы елларында аны ябып, бинасын мәктәпкә биргәннәр. 90 ел узгач, 2023 елда, авылда яңа Аллаһ йорты торгызырга карар кылалар. Ул Рафикъ Сәхабетдиновның вафатыннан соң – узган елның 3 мартында төзелә башлый. Аның үлеме район һәм авыл өчен зур югалту була.

Мәчет ачылышына авыл халкы, шулай ук Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов килде. Ул Рафикъ Сәхабетдинов башкарган эшнең төбәк авыл хуҗалыгы өчен әһәмиятен билгеләп үтте һәм барлык иганәчеләргә, бигрәк тә Аллаһ йортын төзүдә ярдәм кулын сузган мәрхүмнең гаиләсенә рәхмәт белдерде.

Ильясов «Чишмә» хуҗалыгының әле бүген дә терлекчелек һәм игенчелек тармагында лидерлык позициясен биләвен әйтте. Хәзерге вакытта аны Рафикъ Сәхабетдиновның улы – Ренат җитәкли.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин мәчеткә йөрүнең һәм намаз укуның әһәмиятен искәртте. Ул төзелешкә катнашы булган һәркемгә Рәхмәт хатлары һәм Изге китаплар тапшырды.

Районның мактаулы гражданины, озак еллар «Ташкын» хуҗалыгын җитәкләгән Рәүхәт Салихҗанов Рафикъ Сәхабетдиновның хуҗалыкта эшләүчеләргә яхшы хезмәт хакы түләвен, аларны уңайлы тормыш шартлары белән тәэмин итүен билгеләп үтте. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, ул берсен дә кире бормаган. Аның тырышлыгы белән Аккүз авыл җирлегендә һәм туган авылы Яңа Җияштә күп кенә уңайлыклар тудырылган.

Мәрхүмнең туганы Камил Сәхабетдинов яңа мәчеттә укылучы догалар бу дөньядан киткән авылдашлар өчен Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать булсын иде дигән өметен белдерде.

Яңа мәчет авылның рухи үзәге генә түгел, анда яшәүчеләр өчен бердәмлек символы да булды.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.