ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оешуына 25 еллыгын билгели

0

13 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында татар милләтенең йөзек кашы, горурлыгы булган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 25 еллык юбилей концерты көтелә Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2002 елдан алып коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкли.

«Айдар Фәйзрахманов – талант белән тырышлыкны бер йодрыкка җыеп иҗат итүче, эшенә, тамашачыларына тугры калган, Татарстанда, Россиядә һәм бик күп чит илләрдә дан казанган бөек артист. Халык фольклорының җырларын, көйләрен, гореф-гадәтләрен бөртекләп җыю, саклап калу – коллективның төп үзенчәлеге, бурычы. Ансамбль яшьләр, балалар алдында еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә», диелгән мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Шулай ук Мәдәният министрлыгы хәбәрендә ансамбльнең юбилее уңаеннан уздырыла торган кичәнең кыйммәте турында да әйтелгән. «Алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди. Фольклор ансамбленең репертуар багажында җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарларның йола җырлары һәм биюләре бар. Иң тәэсирле һәм онытылмас җырлар, фольклор биюләре, халык шагыйрьләренең шигырьләре, үзгә атмосфера – тамашачыларны таң калдыра», диелгән.