ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сәламәтлек саклау министрлыгы автобуслар бәрелешкәч имгәнгәнүчеләрнең хәле турында әйтте

0

Ике автобус бәрелешкән юл һәлакәтендә зыян күргән тугыз кешене Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып килгәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Пациентлар авыр һәм бик авыр хәлдә. Әйдәп баручы медицина белгечләре җәлеп ителде, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килгән, вәзгыять аның шәхси контролендә.

Исегезгә төшерик, Минзәлә янында М7 трассасында ике пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, «КамАЗ» автобусы йөртүчесе сулга борылганда юл бирмәгән һәм Yutong автобусы белән бәрелешкән.

Ике кеше медицина хезмәткәрләре килгәнче үлгән.