ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов Юрий Ушаков белән БРИКС саммитына әзерлек турында сөйләшеп алды

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумында катнашты. Форум Мәхтүмколый Фраги тууга 300 ел тулуга багышланган.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, республика Рәисе чара башланганчы РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков белән «аягөсте» форматында гына Казанда узачак БРИКС саммитына әзерлек турында фикер алышты.

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Мәхтүмколый Фраги һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.