ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Төбәкләрдәге татар журналистлары өчен үткәрелә торган «Хәбәр» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

0

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газеталар, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында «Хәбәр» бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясады. «Татмедиа»да җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Быел бәйге «Шәхес», «Үрнәк гаилә» һәм «Яшь корреспондент» номинацияләрендә узган. Оештыручылар сүзләренчә, беренче ике номинациядә җиңүчеләргә 75 мең сум, ә яшь корреспондентка 50 мең сум акчалата бүләк каралган.

«Яшь журналист номинациясендә эшләрнең аз булуы уйландыра. Без буын бәйләнеше булырга тиеш, дигән фикердә. Бәйгедә матди ярдәм аз түгел», – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров.

«Шәхес» номинациясендә җиңүчеләр:

  • Башкортстан Республикасының «Өмет» газетасы редакциясе
  • Удмуртия республикасының «Яңарыш» газетасы редакциясе хезмәткәре Элмира Нигъмәтуллина
  • Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы редакциясе

«Үрнәк гаилә» номинациясендә җиңүчеләр:

  • Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы редакциясе
  • Пермь крае Барда районының «Таң» газетасы редакциясе
  • Киров өлкәсе «Дуслык» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова
  • Омск өлкәсенең «Татар дөньясы» газетасы

«Яшь корреспондент» номинациясендә җиңүчеләр:

  • Удмуртия республикасының «Күңелле кыңгырау» тапшыруында эшләүче Фәнзилә Салихова.

Башкортстан Республикасының «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов һәм Башкортстанның «Туган тел» телеканалы алып баручысы Гөлшат Сафина махсус бүләк белән бүләкләнде.

9-11 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумда катнашучылар бүген «Татмедиа»да булды. Данис Шакиров төбәкләрдә эшләүче татар журналистларының милли-мәдәни тормышны алып баручы төп көч булуын да ассызыклады.

«Сез безнең өчен төп көч, әйдәп баручылар. Һәрберегез күңелегезне биреп эшлисез. Киләсе елда квоталарны арттырачакбыз. Төп матбугат чаралары җитәкчеләре командасында эшләгән журналистларны туплау нияте дә бар. Киләсе елда форматны үзгәртү ягын да карыйбыз. Медиа мәктәп һәм остаханәләр дә булачак», – диде ул.