ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хәмидә Гайфуллина: «Россия-1» каналында милли тапшыруларга эфир вакытын кыскарттылар

0

«Удмуртия» телерадиокомпаниясендә телевизион тапшырулар алып баручысы Хәмидә Гайфуллина әйтүенчә, «Россия-1» каналында Россия төбәкләрендә милли тапшыруларга эфир вакытын кыскартканнар. Бу хакта ул Казанда уздырылган Бөтенроссия татар журналистлары форумында әйтте.

«16 сентябрьдән «Россия-1» каналында милли тапшыруларның вакыты кыскартылды. Элек 9:00-10:00 сәгатькә кадәр тапшырулар чыга иде. Шуның ярты сәгате – удмурт телендә, реклама һәм калган 22 минутында татар тапшырулары иде. Хәзер бөтенебезгә нибары ярты сәгать кенә бирәләр. Тапшырулар 9:30 сәгатьтә башлана, аның 11 минуты удмурт телендәге «Яңалыклар» өчен булса, калган 11 минуты татар тапшыруларына бүлеп бирелә. Мордовия, Чувашиядәге коллегаларыбыз белән сөйләштек, аларда да шул ук хәл», – диде ул форумда.

Аның әйтүенчә, милли тапшыруның элекке вакытында хәзер рус телендә «Яңалыклар» («Вести») тапшыруы чыга. «Иртә белән чыга торган милли тапшыруларны хәзер студиядән туры эфирда алып барырга таләп итәләр. Төбәктә яшәүче татарлар өчен бу бик җайсыз, 11 минутлык тапшыруга кемне чакырып була? Районнар читтә кала, шәһәрдәге кешеләрне генә чакырырга мөмкин. Туган телебездә камил сөйләшкән кешеләрне дә табып, чакыруы кыен. Безнең алда шундый проблемалар туды хәзер», - диде алып баручы.

«Сәбәбен болай аңлаталар: милли тапшырулар бара, реклама юк һәм милли тапшырулардан акча керми, диләр. Дәүләт телерадиокомпаниясе системасында радио тапшыруларның чыгуына 35 ел була. Беренче тапшыру 1989 елның 3 ноябрендә эфирга чыккан иде. Бертуктаусыз эшләп килде: атна саен 25 минутлык тапшыру чыга», - диде Хәмдия Гайфуллина.

«Марий Эл» телерадиокомпаниясендә «Туган тел» тапшыруын 31 ел алып баручы Мәүлидә Әкбәрова да әлеге проблеманың кискен торуын әйтте. «Туган тел» тапшыруы баштан 45 минут булды, аннан соң 30 минут, хәзер инде 12 минутка калды. Аны акрынлап-акрынлап кыскарта баралар. «Нигә кыскартылды?» - дип, тамашачылар күрә, әйтә. Районга барганда ике-өч тапшыру төшереп кайтам. 12 минутын телевидениедә күрсәтсәк, калган материалны интернетта чыгарырга туры килә. Ләкин интернеттан әби-бабайлар, өлкән буын карый алмый бит», - диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтенроссия татар журналистлары форумы карары нигезендә Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе (ВГТРК) генераль директоры Олег Добродеевка мөрәҗәгать әзерләнәчәген әйтте.

«Бу мәсьәлә Россиянең һәр төбәгенә бәйле. Бездә дә, димәк, шул ук хәл. Моны бөтенләй игътибарсыз калдырырга ярамый», - диде Данис Шакиров.

  • Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.