ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында төп бүләк өчен тугыз команда ярышачак

0

16 октябрьдә 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2024-2025 ел сезоны ачыла. Сезон ачылышында катнашачак тугыз команда моңа кадәр, берничә уенда катнашып, сайлап алынган: алар иң элек «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының Зур фестивален, аннан соң 1/8 этабын узган. Сезонның җиңүчесе исеменә Татарстанның алты районы һәм бер шәһәре командалары дәгъва кыла.

«16 октябрьдә узачак чирекфинал этабында шушы командалар катнашачак: «Студентлар каймагы» (Чүпрәле районы), «Сабалета» (Саба районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Мәзәк» (Азнакай районы), «Теге ни» (Казан, Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясе), «Дилүс улы» (КФУ), «Керәшеннәр» (Казан)», – дип хәбәр итә чараның оештыручылары.

Уенчыларны Татарстанның халык артистлары Җәвит Шакиров һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыров, «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов бәяләячәк. Чирекфинал этабында командалар ярымфиналга чыгу өчен көрәшә. Әлеге этапларда, шулай ук финалда җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә, диелә хәбәрдә.

  • Быел Татар КВН лигасына – 29 ел, «Әйдә ШаяРТ!» телепроектына – биш ел. «Әйдә ШаяРТ!» – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Лиганың максатлары – яшьләрдә милли үзаң, үз халкының мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәт, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, татар телендә юмор үстерү.
  • «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2023 ел сезонында Актаныш районының «Нәмәкәй» командасы җиңде.
  • Оештыручылар: Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы.