ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда туып-үскән егет Марий Эл Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде

0

Түбән Камада туып-үскән Евгений Курмаев Марий Эл Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Бу карарга республика башлыгы Юрий Зайцев имза куйды.

Курмаев яңа вазифасына бүген, 10 октябрьдә, кереште.

Яңа вазифага билгеләнгәнче ул 2022 елдан башлап Хөкүмәт Рәисе урынбасары вазифасын биләгән. Төбәк башлыгы сайтындагы әлегә яңартылмаган мәгълүматка караганда, элеккеге вазифасында ул төбәк Дәүләт милке министрлыгы эшчәнлеген юнәлдергән, мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, хокук бозуларны профилактикалау, хокук тәртибен тәэмин итү, устав капиталында төбәк өлеше булган АҖ идарә органнарында республика вәкиллеге мәсьәләләре буенча эшчәнлекне координацияләү өчен җаваплы булган, шулай ук коррупция белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан.