ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татар-Информ» агентлыгында ветераннар белән очрашу узды

0

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшләүче ветераннар белән очрашу узды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

​«Татар-информ» буш урында барлыкка килмәде. Әгәр дә сез булмасагыз, бүген «Татар-информ» да булмас иде. Сезгә шуның өчен зур рәхмәт», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. Ул яшь журналист кына булган чагында хәзер инде «Татар-информ»ның ветераннары сафында булган Альфред Камелевский белән эшли башлаган чорларны искә төшерде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билалов кабинетында ул вакытта Өлкә комитеты беренче секретаре булган Минтимер Шәймиев тарафыннан «Татар-информ»ны булдыру турындагы карар эленеп торганын искәртте. Килгән һәр кунакка шуны күрсәтеп, редакциянең бик зур традицияләргә ия булуын, зур тарихы булганын сөйләвен әйтте. «Без сезне онытмыйбыз, үз вакытында шундый карар кабул итеп, агентлыкны булдыручыларга рәхмәт», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Агентлыкта эшләп пенсиягә чыккан 26 хезмәткәр бар, шуларның 11е әлеге вакытта да эшләүләрен дәвам итә. Хәзер дә «Татар-информ»да эшләгән Наил Селиванов әле Интернет барлыкка килгәнче чорларда агентлыкның ничек эшләгәнен сөйләде. Редакциянең казанышларын телгә алды, «Интертат» сайтының иң күп укылышлы татар телле сайт булуын искәртте. «Теләсә кайсы оешманың ике байлыгы бар. Берсе - кадрлар, икенчесе - аны кулланучылар. «Татар-информ»да икесе дә бар. Димәк, казанышлар әле булачак», - диде Наил Селиванов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ветераннар «Татар-информ»да бухгалтер булып эшләгән Наилә Гобәевага, агентлык җитәкчелегенә ветераннарны туплап, очрашуларны оештырып торган өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Наилә Гобәева, ветераннарга бүләк әзерләгән өчен, хезмәттәшләре исеменнән «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татар-информ»ның татар редакциясендә редактор булып эшләгән Сания Әхмәтҗанова хезмәт кенәгәсендәге «Татар-информ» сүзенең әле дә үзенә ярдәм итүен билгеләп узды. «Мин «Татмедиа» ишегенә килеп җиткәч, пенсионер икәнемне онытам, хәтта атлап йөрүләрем үзгәрә, тураеп атлап китәм. Ник дисәң, монда мине япь-яшь кызлар да комплиментлар ясап каршы ала, үземне яшьләр кебек хис итә башлыйм. Мин монда укытучылар журналыннан килдем, мине кирәк кеше итеп кабул иттеләр, мин әле дә үземне кирәкле итеп тоям», - диде ул.

Ветераннар эшләгән чорда кызыклы хәлләрне искә төшерделәр, яшь коллегаларына киңәшләрен җиткерделәр. «Чын журналист беркайчан да журналист булудан туктамый», - диде Маһирә Миңнуллина. «Мин төрле сайтларны карап барам. Кеше профессиональ булмаса, шунда ук сизелә. Чын журналист һәрвакыт үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Һәм ул гадел, принципиаль булырга тиеш», - диде Дания Тямаева.

Ветераннар киләсе елда «Татар-информ»ның юбилее - 35 еллыгында нинди чаралар уздырырга кирәклеге хакында фикер алышты, җитәкчелеккә киңәшләрен, рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали