ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татмедиа»да #МеняюМирВокругСебя онлайн-марафоны җиңүчеләрен бүләкләделәр

0

«Татмедиа» бинасында #МеняюМирВокругСебя онлайн-марафонында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Онлайн-марафонда катнашу өчен 1 минутка кадәр озынлыктагы видео яздырырга, дөньяны ничек үзгәртүең турында сөйләргә һәм күрсәтергә кирәк иде.

«Катнашучыларга ирешелгәндә тукталып калмауларын телим. Без 400дән артык видеоязма карадык. Һәрберсе мактау һәм хөрмәткә лаек. Катнашучыларның видео яздыруга нинди креатив, инициатива һәм иҗади мөнәсәбәт күрсәтүе сокландыра. Татарстанда шундый битараф булмаган кешеләр яшәве куандыра», - диде конкурс турында ТР яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Җиңүчеләрнең бер өлешен оештыручылар сайлаган, ә икенчеләре «ВКонтакте» социаль челтәрендә онлайн тавыш бирүдә беренче урыннарны яулаган. Иң яхшы эшләрнең авторларына уен приставкасы, смартфоннар, «акыллы сәгатьләр» һәм башка бүләкләр тапшырылды. Призларның күпчелеген мәктәп укучылары һәм студентлар алды, аларның кайберләре игелекле эшләре турында берьюлы берничә ролик төшергән.

«Без кешеләргә нинди яхшы эшләр башкарулары турында сөйләргә тәкъдим иттек. Кечкенә генә гамәлләрнең дә дөньяга бик җитди йогынты ясавын һәркем дә аңламый. Оештыру комитетына җиңүчеләрне билгеләү авыр булды. Шуңа күрә без шул исәптән видеоязмаларга салынган мәгънәгә һәм төшерү сыйфатына карадык. Безнең марафонда республикабызның барлык 45 районы да катнашуы шулай ук игътибарга лаек», – дип өстәде #МеняюМирВокругСебя онлайн-марафоны җитәкчесе Нина Шимина.

Марафонны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан Яшьләр парламентының беренче чакырылышы оештырды.