ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан циркы Казанда 1945 елгы Җиңү парадына багышланган программа әзерли

0

Казан циркының яңа сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә цирк директоры Эльвира Булатова хәбәр иткәнчә, Казан циркы Казанда 1945 елгы Җиңү парадына багышланган программа әзерли.

«2025 ел – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Без бу вакыйгага хөрмәт белән карап аны хәтердә яңартырга тиешбез. Ләкин ничек итеп? Бу цирк өчен катлаулы һәм кем өчендер мөмкин булмаган хәл булып күренер. Ләкин Казан – гаҗәеп шәһәр. 1945 елның 9 маен да Казан үзенчәлекле итеп билгеләп үткән», – дип әлеге программа турында сөйләде Эльвира Булатова.

«Ул көнне Казан урамнарына цирк чыккан. Чөнки Казанда Дуровлар циркының гастрольләре барган. Алар бөтен труппа һәм цирк хайваннары белән урамнарга чыкканнар. Бу тарихи факт», – дип дәвам итте ул.

Казан циркы шушы вакыйганы яңартмакчы. Хәзер Казан циркы әлеге вакыйгага багышланган материалларны туплый, архивларга һәм Казанлылырга мөрәҗәгатьп фотоматериаллар эзлиләр.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган программаның нигезендә шушы вакыйга ятачак. «Без бу бөек көн турында цирк телендә сөйләшәчәкбез», - диде цирк җитәкчесе.

Яңа программа уңаеннан Казан циркында күргәзмә дә әзерләнә.

Премьерага Дуровлар династиясе дә чакырылачак дип планлаштырыла.

Әлеге программа февраль ахырларында тәкъдим ителәчәк һәм ул май аена кадәр дәвам итәчәк.