ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дамир Фәттахов фәлсәфәче Макиавелли китабын тавышландырды

0

Узган айда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы урынбасары вазифасыннан киткән Дамир Фәттахов үзен китапларны тавышлы итүдә сынап карады. Бу хакта Фәттахов телеграм-каналында сөйләде.

«Ниһаять, беренче аудиокитабымны яздыруны төгәлләдем. Ул - Никколо Макиавеллиның «Государь» трактаты», - диде Фәттахов.

Аның фикеренчә, аудиокитапның теләсә кайсы дәрәҗәдәге җитәкчегә кирәге чыгачак.

«Бөтен күңелемне биреп эшләдем. Рәхәтләнеп тыңлагыз», дип киңәш итте Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгының элеккеге урынбасары.

Элегрәк Фәттахов «Татар-информ» агентлыгына ялдан чыкканнан соң яңа эш урыны турында игълан итәчәген әйткән иде. Телеграм-каналдагы шәхси фотосына карап фикер йөрткәндә, ул Россия буйлап сәяхәт итә һәм Байкал күлендә булган.