ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллы волонтерлары махсус операциягә блиндаж шәмнәре җибәрергә әзерләнә

0

Салкыннар якынлашу белән Чаллы шәһәре 38нче комплекс волонтерлары махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен җылы киемнәр һәм окоп шәмнәре әзерли башлады.

«38 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Фәдия Минхаҗиева махсус операция башланганнан бирле окоп шәмнәре ясау белән шөгыльләнә. Бу эштә аңа шәһәрнең битараф булмаган кешеләре һәм активистлар ярдәм итә. Депутатлар да читтә калмый – парафин китерәләр.

Барлык бурычлар бүленгән: волонтерларның бер өлеше булачак окоп шәмнәре өчен банкалар әзерли, парафин ваклый, аны чәйнектә җылыта, икенчеләр исә катыргы кисә, филтә ясый һәм савытларга сала.

«Элек без шәмнәрне спираль кебек итеп ясый идек. Солдатлар безгә бәяләмә язды. Шәмнәр яртысына кадәр яна да сүнә, диделәр. Кислород керми, шуңа күрә филтә янмый. Хәзер йолдызчык формасында ясыйбыз. Йолдызчык формасында янганда кислород керә, шәм азагына кадәр янып бетә», - дип уртаклашты активистка Любовь Ишаева.

Рәкирә Солтанова шулай ук читтә кала алмаган. Аның Старый позывнойлы улы инде өченче ел алгы сызыкта. Улы һәм барлык хәрбиләр исеменнән ул битараф булмаган чаллылыларга һәм активистларга рәхмәт белдерә. Старый әйтүенчә, окоп шәмнәре аларга бик нык ярдәм итә.

«Әйбәт, җылы, шәмнәр бик ярдәм итә, дип сөйли. Фәдия апага һәм башкаларга рәхмәт. Әлбәттә, алар барысын да ясый, ярдәм итә», - ди хәрби хезмәткәрнең әнисе.

38нче комплекс волонтерлары шулай ук хәрбиләргә дип җылы оекбашлар бәйли. Җепне әзерләргә Бөек Ватан сугышы ветераны – 94 яшьлек Сәймә Әхмәтгәрәева булыша.

«Исән-сау кайтуларын, җиңү яулап кайтуларын телим», - ди ул.

Махсус операция башлангач, Фәдия Минхаҗиева үзенең командасы белән хәрби хезмәткәрләргә газ горелкалары һәм баллоннар әзерләп җибәрә. Аннары, парафин барлыкка килгәч, алар окоп шәмнәре ясый башлый.

Чаллы активисткасы әйтүенчә, узган ел кышын алар 2,8 мең шәм җибәргән. Бу юлы җибәреләчәк партиягә алар инде 400 шәм әзерләгән. Моннан тыш, посылкаларда укучылар язган хатлар да булачак.

«Безгә шәмнәр бик кирәк. Сезнең шәмнәр булмаса, без исән кала алмыйбыз, ди алар. Бу безне куандыра, <...> егетләребез сау-сәләмәт, исән булсын һәм җиңү белән әйләнеп кайтсын өчен, җылылыгыбызның бер өлешен фронтка җибәрергә тырышабыз», — ди «38 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Фәдия Минхаҗиева.

Берләшкән очракта гына Җиңүне якынайтып була, дип саный волонтерлар.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Лилия Гатина катнашында әзерләнде.