ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан россиялеләр килеп күрергә хыялланган төбәкләр исемлегенә керде

0

Татарстан россиялеләр килеп күрергә хыялланган төбәкләр унлыгына керде. Респондентларның 16 проценты республикада булып китәргә тели. Бу Tutu.ru уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән аңлашыла.

Татарстанга килергә хыялланучыларның өчтән икесе (70 процент) республиканың тарихы һәм традицияләре турында күбрәк белергә тели. Сораштырылганнарның 34 проценты милли ашларны татып карарга каршы килмәс иде. 31 процент өчен Татарстанга баруның төп сәбәбе булып матур табигать тора, ә сораштырылганнарның 15 проценты исә республикага медицина хезмәтләреннән файдалану максаты белән килергә планлаштыра.

Унлыкка шулай ук Байкал, Алтай, Санкт-Петербург, Карелия, Краснодар крае, Камчатка, Калининград, Алтын боҗра шәһәрләре һәм Төньяк Кавказ кергән.

Элегрәк Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин хәбәр иткәнчә, Казан ноябрь бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң яхшы юнәлешләр бишлегенә керде.