ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан студент отрядлары Казан территориясен БРИКС саммитына әзерли

0

Казанны БРИКС уеннары һәм саммиты чараларына әзерләү кысаларында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерүдә актив катнашты. Җәй башыннан алып 150дән артык яшь кеше төрле илләрдән килгән кунакларда Казаннан уңай тәэсир тудыру юнәлешендә эшләде.

«Бүгенге яшьләрнең файдалы булу, социаль тормышта катнашу һәм активлык күрсәтүгә ихтыяҗы зур. Язын бөтен Россия буйлап шәһәрләрне төзекләндерүдә катнашырга Россия студентлар отрядларының 50 меңнән артык катнашучысы чыкты. Әлбәттә, мондый мөһим вакыйга безнең республика өчен дә искәрмә була алмый иде. Язын егет-кызлар «яшел хуҗалык эшчесе» белгечлеге буенча һөнәри белем алды, шуңа күрә эш алар өчен үзеңне мөһим кеше итеп тою гына түгел, ә җәйге җитештерү практикасын узу чорына эшкә урнашу мөмкинлеге дә булды», – дип сөйләде Студентлар хезмәт отрядлары республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының күзәтүчеләр советы әгъзасы Василий Ислаев.

Егет-кызларның бурычларына яшел үсентеләрне яңарту, газон җәю, чәчәк композицияләре ясау, агач ябалдашларын кисү һәм формалаштыру, кечкенә архитектура формаларын бизәү, чәчәкләрдән сыннар ясау, эскәмияләр һәм чуп савытлары урнаштыру кергән. Студентлар отрядлары тырышлыгы белән Ирек мәйданы, Казан Кремле территориясе, вокзал яны мәйданнары, Универсиада авылы территориясе һәм шәһәрнең үзәк урамнары яхшыртылды.