ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәттә хәрбиләрне мотоциклда утырган килеш хәрәкәт итүче мишеньгә атарга өйрәтәләр

0

Әлмәттә алгы сызыктан кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен махсус өйрәтү программасы оештырылган. Программа кысаларында алар төрле шартларда мотоцикл белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерә һәм техниканы ремонтларга өйрәнә. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өйрәтүләр командование ярдәмендә «Адреналин» клубында оештырылган. Атна саен клубка 4 хәрбидән торган төркем килә. Дәресләр көненә дүртәр сәгать дәвам итә, барлык өйрәтү программасы 16 сәгатькә исәпләнгән.

«Бу техника белән оста идарә итү өчен яхшы физик әзерлеккә ия булырга һәм мотоциклның техник торышын карый белергә кирәк», — дип аңлатты шәһәр Советы депутаты, мобилизацияләнгәннәргә һәм үзләре теләп махсус хәрби операциягә китүчеләргә ярдәм итү буенча штаб җитәкчесе урынбасары Вячеслав Колотовкин.

Фото: Татарстан Әлмәт районы матбугат хезмәтеннән

«Хәрбиләрдә 30 килограмм авырлыктагы экипировка бар, шуңа күрә мондый шартларда мотоцикл белән идарә итү җиңел түгел. Безнең бурыч — аларга мотоцикл ярдәмендә хәрби бурычларны ышанычлы һәм профессиональ рәвештә үти алсын өчен кирәкле күнекмәләр бирү», - дип өстәде ул.

Вячеслав Колотовкин шулай ук «Трамплин» мототехника салонына да рәхмәт белдерде, ул техника белән тәэмин итә һәм өйрәтүләрне оештыруда ярдәм итә.

Мотоцикл йөртү һәм ремонт буенча практик дәресләрдән тыш, оештыручылар полигонда ау мылтыгыннан стендка ату буенча мастер-класслар оештырырга планлаштыра.

«Бу бик актуаль, чөнки хәрбиләр дошман еш куллана торган пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) белән көрәшә белергә тиеш, — диде Вячеслав Колотовкин. - Хәрәкәт итүче мишеньгә ату җиңел түгел, шуңа күрә атарга өйрәтү бик файдалы булачак».

Оештыручылар шулай ук хәрбиләрне урыннарда өйрәтү өчен махсус хәрби операция зонасына инструкторларны җибәрү мөмкинлеген карый.

«Адреналин» клубына безнең өчен курслар оештырганга рәхмәт белдерәсебез килә. Мотоциклда йөрү - ул җиңел түгел, нюанслар күп. Трасса урманнар, таулар аша уза, шуңа күрә бу төр транспортка әзерләнергә кирәк. Ярый әле беренче йөрү күнемәләрен алу мөмкинлеге барлыкка килде. Хәрби бәрелешләр зонасында безнең аны үзләштерергә мөмкинлегебез булмаячак», - диде Сумрак кушаматлы хәрби.

«Моңа кадәр минем тәҗрибәм юк иде, трассаларның бик охшаш булуы сөендерә. Бу өйрәтү безгә бик күп нәрсә бирә, һәм безгә яу кырында бурычларны үтәү җиңелрәк булачак. Шушы дүрт көн эчендә алган күнекмәләр үз-үзеңә ышаныч тудыра», - дип өстәде Чистай кушаматлы хәрби.

Фото: Татарстан Әлмәт районы матбугат хезмәтеннән

2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.