Казан ноябрь бәйрәмнәрендә ял итү өчен топ-5 юнәлешкә кергән
Казан ноябрь бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр туристик юнәлешләр рәтенә кергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин хәбәр итте.
«Бишлеккә Казан һәм тулаем Татарстан керә. Шулай ук топ-5 кә Кара диңгез яр буе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе шәһәрләре кергән», – диде Барзыкин.
Аның сүзләренчә, Казанның туристлык юнәлеше буларак төп өстенлеге - яхшы логистика, шулай ук үсеш алган инфраструктура һәм мәдәни ял итү урыннарының күплеге.
«Хәзер Казанга кадәр шактый турлар бар, һәм күпләр мөстәкыйль рәвештә шунда китә», - дип өстәде спикер.