Владимир Путин Илһам Алиевны Казанда узачак БРИКС саммитына чакырды
РФ Президенты Владимир Путин Азәрбайҗаннан коллегасы Илһам Алиев белән очрашты. Очрашу вакытында ул аны БРИКС саммитына чакырды.
Ике илнең лидерлары сишәмбе Мәскәүдә ике яклы сөйләшүләр үткәрә.
«Хөрмәтле Илһам Гейдарович, сезне 23-24 октябрьдә Казанда көтәбез», - дип мөрәҗәгать итте РФ Президенты Азәрбайҗан башлыгына.
БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак.