ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнехановка ТНВның виртуаль чынбарлык студиясен күрсәттеләр

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка ТНВның яңа виртуаль һәм өстәмә чынбарлык студиясен тәкъдим иттеләр. Шунысы кызык, «Яңа гасыр» илдә төбәк телеканаллары арасында беренчеләрдән булып виртуаль студия эшләтеп җибәрде.

ТНВ хәбәр иткәнчә, алып баручыларны циклорама – яшел төстәге махсус фонда яздыралар. Ә виртуаль чынбарлыкны нейрочелтәрләр ярдәмендә ясыйлар.

Әлеге студиянең мәйданы 45 квадрат метр. Махсус җиһазлар кулланып, тамашачыны вакыт һәм киңлектә күчереп йөртә алалар.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бу студиядә читтән торып идарә ителә торган өч видеокамера. Бер оператор берьюлы өч камера-робот белән идарә итә ала.

Комплексны Unreal Engine движогы (компьютер уеннарының күбесе аның нигезендә эшләнгән) нигезендә эшләгәннәр. Шул ук графиканы Голливуд блокбастерларында күрергә мөмкин. Виртуаль студияләр шулай ук Беренче каналдагы «Время» программасында һәм «Россия сегодня» телеканалында эшли.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Әминов сүзләренчә, телеканал digital-киңлеккә килеп кергән кебек. Бу Татарстан башкаласында моңарчы булмаган яңа технология, дип ассызыклады ул. ТНВга кадәр аны Мәскәүдә генә керттеләр.

Әминов шулай ук виртуаль студиянең мөмкинлекләре зур булуын күрә. Аның сүзләренчә, студиянең төп сыйфаты – алып баручы тирәсендә җентекләп һәм сыйфатлы итеп цифрлы киңлек формалаштыру мөмкинлеге.