ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда яшәүчеләр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша судка гариза бирә ала

0

Теләсә нинди цифрлы продуктны гамәлгә кертү Татарстанда яшәүчеләрнең тормышын җиңеләйтә. Республика Юстиция министрлыгы линиясе буенча төп цифрлы сервисларның берсе – җәмәгать судьялары сайтында электрон документлар тапшыру мөмкинлеге, дип белдерде Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлыгы Рөстәм Заһидуллин Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәгендә.

Ул билгеләп үткәнчә, цифрлы продукт кертелгәнче судка гаризаны ике ысул белән бирергә мөмкин иде: суд участогына килеп һәм почта аша.

«Икесенең берсе дә уңайлы түгел, чөнки суд участогының эш режимы республикада яшәүчеләрнең күпчелегенең эш графигы белән туры килә. Ягъни эштән сорап китеп участокка барырга кирәк була. Почта аша җибәрәсең икән, бу акча чыгымнарын таләп итә. Хәзер исә моны җәмәгать судьялары порталы аша тәүлек әйләнәсе эшләргә мөмкин», - дип өстәде Заһидуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, сервис торган саен зуррак популярлык казана. Әйтик, 2022 һәм 2023 елларда барлыгы бергә 87 меңгә якын гариза бирелгән булса, 2024 елның 9 аенда исә 114 меңнән артык гариза бирелгән. Бу цифрлы продуктка карата кызыксыну арту турында сөйли.

«Продуктны популярлаштыру өчен, аны Россия Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштыру яхшы булыр иде, дигән карарга килдек. Хәзерге вакытта проект төгәлләнеп килә. Якын арада халык һәм оешмалар «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итә алыр, дип уйлыйм», – диде министр.