ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумга кадәр артачак

0

Россиядә картлык буенча иминият пенсиясе күләме 2025 елда 24 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин. Бу Россия Социаль фонды бюджеты проектыннан күренә.

Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме киләсе ел ахырына 24059 сумга җитәргә мөмкин, бу агымдагы ел белән чагыштырганда, 7,5 процентка күбрәк. Социаль пенсия 15456 сумга кадәр артырга мөмкин (+14,7 процент). Иминият пенсиясе күләмен 23481 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар (+7,5 процент).

«Иминият пенсиясен һәм аңа беркетелгән түләүне индексацияләү 2025 елда 1 гыйнвардан узган ел өчен кулланучылар бәяләре индексына гамәлгә ашырыла һәм 7,3 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән», диелә документта.

Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов белдергәнчә, Россия пенсионерларына түләүләр бу ел нәтиҗәләре буенча ирешелгән инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.