ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Сабантуй» журналының 100 еллыгына багышланган «Сабантуйның 100 йөзе» күргәзмәсе ачылды

0

100 ел элек 10 октябрь көнне «Сабантуй» журналының («Яшь ленинчы» газетасы) беренче саны дөнья күрә. Шул уңайдан бүген «Татмедиа» бинасында «Сабантуйның 100 йөзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылышы булды.

  • «Сабантуйның 100 йөзе» сәхифәсе «Сабантуй» журналының гыйнвар аендагы саныннан башлап бүгенге көнгә кадәр журнал битләрендә чыгып килде. Ел дәвамында «Сабантуй» журналының үсешенә өлеш керткән 100 шәхес турында сөйләнде. Фотокүргәзмәдә газетаның беренче елларында баш мөхәррир булып эшләгән Шәһит Шаммазов, Ләбиб Гыйльми, Һава Измайловадан башлап хәзерге редакция хезмәткәрләрнең дә сурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат бирелгән иде.

Күргәзмә ачылышына редакциядә эшләгән, хезмәт куйган ветераннар, башка журналистлар да чакырылган иде. Шуны да әйтергә кирәк, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасының мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова да 1992-2012 елларда «Сабантуй» журналында җәваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Кунакларга сәламләү сүзе белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Салимгәрәев мөрәҗәгать итте. Ул күргәзмә ачылуның журналның 100 еллыгына багышланган тантаналар арасында беренче чара гына булуын, алга таба да чаралар оештырылачагын искәртте. «Сурәтләр күргәзмәсе – ул бик кызыклы формат. Ул безне журналның тарихына кайтара», – дип тә билгеләде ул.

«Без «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән дәвер 70нче еллар ахыры 80нче еллар башына туры килде. Бу – газетаның «кайнап торган» чагы, чөнки бик күп язучылар килә иде. Газета икенче язучылар берлеге кебек булды. Аннан соң инде «Яшь ленинчы» газетасын «Сабантуй» журналына әйләндерделәр. Аның үз матурлыгы бар, анда бик матур кызлар эшли хәзер. Чор чорны кабатламый, һәр чорның үз матурлыгы һәм бизәге», – диде язучы Вакыйф Нуриев. Ул үз чорында «Яшь ленинчы»да җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр «Сабантуй» журналын балаларны берләштереп торучы үзәк буларак бәяләде.

«Бала вакытта без «Яшь ленинчы» газетасын укып үстек. Әлеге матбугат басмасының роле искиткеч зур, без аны аңлап кына бетерә алмыйбыз. Минем мәктәптә укыган чорда язылган шигырьләрем иң беренче булып «Яшь ленинчы» газетасында басылды. Шул басылган язмаларны күреп, канатланып, мин тагын да күбрәк яза башладым. Бу – беренчедән. Икенчедән, газета ул чорда татар балаларын бер үзәккә оештырп тора иде. Һәм 100 ел буена «Сабантуй» журналы үз ролен үти», – дип, аңлатты ул.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да журнал белән бәйле булган үз истәлекләрен сөйләде. 1961 елда яңадан торгызылган газетада аның шигырьләре беренчеләрдән булып басыла башлый.

«Яшь ленинчы»да мин матбугатта һәм әдәбиятта намуслы караш һәм чын сүз җиткерергә, халыкны яңгаларга ярамаганлыгы аңладым. Ул минем өчен сабак иде», – ди ул.

Равил Фәзуллин да газета редакциясенең язучылар «штабы» булуын күәтләде. «Марс Шабаев, Ренат Харис, Рәдиф Гатауллин, Рөстәм Мингалимов һәм башка язучылар шунда чыныгу алдылар. «Яшь ленинчы» ике буын язучыларны тәрбияләде. Ул вакытлы матбугатта язылу мөмкинлеге чикле иде, шуңа күрә без безгә якты чырай күрсәткән, безнең әсәрләрне баскан урыннарга омтылдык», – диде ул.

Равил Фәйзуллин сүзләренчә, хәзерге вакыттагы «Сабантуй» журналы белән «Яшь ленинчы» газетасы арасында җир белән күк арасы. Ул вакытта чыккан газетаның сыйфаты бик түбән була, әмма эчтәлеге ягыннан күпкә тулырак һәм баерак.

Соңыннан Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, күренекле журналист Роза Төфитулова һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыков тантаналы рәвештә күргәзмәне ачтылар.