ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Газета-журналларга 13 процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин

0

2024 елның 4-14 октябрендә Бөтенроссия язылу декадасы уза. Укучылар 10 көн дәвамында барлык почта бүлекчәләрендә 13 процентка кадәр ташлама белән газета-журналларга языла ала.

Ташлама белән язылу мөмкинлеге «Россия Почтасы» АҖ (https://podpiska.pochta.ru/) һәм «Татмедиа» АҖ (http://tatmedia.ru/podpiska/) сайтларында онлайн режимда язылган очракта бирелә.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Сөембикә» хатын-кызлар журналы, «Идел» яшьләр журналы, «Чаян» юмористик журналы, укытучылар өчен «Мәгариф» журналы, «Казан» шәһәр журналы, шулай ук мәдәният, тарих, әдәбият турындагы «Сәхнә», «Безнең мирас», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан» журналлары һәм «Татарстан» иҗтимагый-сәяси журналларын яздырырга тәкъдим итә.

Ташламалы бәя белән татар телендәге «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Көмеш кыңгырау» балалар басмаларына язылырга була.

Декадада «Шәһри Казан», «Шәһри Казан.Язмыш», «Казанские ведомости», «Туганайлар», «Сувар», «Мәдәни җомга» республика газеталары һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең барлык район басмалары катнаша.