ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Татмедиа» бинасында «Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачыла

0

2024 елның 10 октябрендә «Сабантуй» журналы басыла башлауга 100 ел була. Шушы көнне элеккеге «Яшь ленинчы» газетасының (хәзерге «Сабантуй» журналы) беренче саны дөнья күргән. Юбилей уңаеннан чаралар 2024 елның 8 октябрендә башланып китә. Бу көнне көндезге сәгать 14.00 дә «Татмедиа» бинасының 1 нче катында «Сабантуйның 100 йөзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылу тантанасы була.

  • Совет чорында «Яшь ленинчы» ил күләмендә беренче балалар басмасы буларак нәшер ителә башлый. Мисал өчен, «Пионерская правда» бары тик ярты елдан соң – 1925 елның март аенда чыга башлый.

«Сабантуйның 100 йөзе» сәхифәсе быелгы «Сабантуй» журналының гыйнвар аеннан журнал битләрендә чыгып килде. Укучыларыбыз ел дәвамында басмага үз өлешләрен керткән 100 шәхес белән танышты.

Шәһит Шаммазов оештырып, «Яшь ленинчы» газетасының беренче саны дөнья күргән көннән башлап, бүгенге көнгә кадәр һәрдаим яшь укучыны сөендереп, алар өчен иҗади канат ныгыту мәйданы булган әлеге басмада бер гасыр дәвамында эшләгән, үз көчен биргән шәхесләргә багышланган фотокүргәзмәдә шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, рәссамнар урын алды. Шулай ук аларның кайсы елларда кем булып эшләүләре, нинди сәхифәләр алып барулары турында та мәгълүмат урнаштырылды.

«Яшь ленинчы», «Сабантуй»да канат ныгытмаган татар язучысы, журналисты юк дияргә була. Димәк, ул басма балалар матбугаты гына булып калмыйча, татар әдәбияты, журналистикасына да зур өлеш керткән җитди нигез. Аның кыйммәте шуның белән дә билгеләнә. Фотокүргәзмәдә газетаның беренче елларында баш мөхәррир булып эшләгән Шәһит Шаммазов, Ләбиб Гыйльми, Һава Измайловалар белән танышу мөмкин булачак.

  • Бөек Ватан сугышы еллары башлангач, «Кызыл Татарстан» газетасының «Пионер бите» кушымтасы буларак яшәвен дәвам итә. Авыр сынау еллары була ул. Сугышка кадәр газета битләрендә һәрдаим үз язмалары, әсәрләре белән катнашкан даими авторлар, хезмәткәрләрнең күбесе яу кырында ятып кала. Алар арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим дә бар.
  • 1961 елда «Яшь ленинчы» яңадан чыга башлый. Аның баш мөхәррире Венера Ихсанова була. Аннан соң Роза Туфитулова, Роберт Миңнуллиннар чоры килә. Һәр баш мөхәррир балалар матбугатында үз яңалыгын, үз юнәлешен булдыра.

Әлеге фотокүргәзмә үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы бер күпер кебек. Күргәзмә ачылышына редакциядә эшләгән, хезмәт куйган ветераннар, коллегалар чакырулы.

Бәйрәм тантанасының икенче өлеше «Тантана» ресторанында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы 8 йорт) дәвам итәчәк. Ветераннар белән күңелле аралашу, кабат хәтирәләрне яңарту, бүгенге редакция коллективы белән танышу күркәм чәй табыны артында, бәйрәм концерты белән үрелеп узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.