ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сургутта татар Якшәмбе мәктәбе үз ишекләрен ачты

0

Сургутта татар милли-мәдәни мохтарияты каршында эшләп килүче татар Якшәмбе мәктәбе үз ишекләрен ачты. 25 елдан артык эшләүче бу мәктәп татар телен өйрәнү белән бергә, татар мәдәниятен һәм телен өйрәтү һәм аны саклау традицияләре өстендә эшчәнлек итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телен өйрәнергә төрле яшьтәге балалар килгән, өлкәннәр арасында да теләк белдерүчеләр бар. Якшәмбе мәктәбе тарихында беренче мәртәбә Лянтор шәһәреннән килгән кунаклар, «Татар гаиләсе» конкурс-фестивале җиңүчеләре дә бу чарага кушылган.

Татар теле укытучысы Алсу Гайнетдинова катнашучыларны Якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге белән таныштырды, ә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Ришат Гизатулин бирегә килүчеләрне яңа уку елы башлану белән котлады.

«Сандугач» ансамбле солистлары кунаклар өчен концерт номерлары бүләк итте. «Сандугач» җыр-бию ансамбле җитәкчесе Нурия Җиһаншина мәктәп укучыларына укуларында һәм иҗат башлангычларында уңышлар теләде, оештырылган чараларда актив булырга чакырды. Чара чәй табыны артында тәмамланды, диелә хәбәрдә.