ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыда яшәүче эшсезләр 58 меңлек социаль ярдәм алырга мөмкин

0

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган Чаллы кешеләре дәүләттән социаль ярдәм ала ала. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең Социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, быел Татарстан Республикасында бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы 13 135 сумны тәшкил итә.

Спикер социаль килешүгә аерым басым ясады – бу төрле сәбәпләр аркасында хәзер эшсез булган яки эш урынын алмаштырырга җыенган кешеләр өчен финанс ярдәме.

«Хәзерге вакытта, акча үзләштерү планы буенча, эшкә урнаштыруда дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өчен шәһәргә бүлеп бирелгән акча 17 млн 694 мең сум тәшкил итә. Гамәлдәге килешүләр буенча түләүләрне исәпкә алып, 7 млн 642 мең сум үзләштерелгән. Ел ахырына кадәр 10 млн 52 мең сум түләп бетерергә, эшкә урнаштыру буенча 155 контракт төзергә кирәк», – дип планнары белән уртаклашты ул.

Социаль ярдәм алу өчен шәһәр халкы эшкә урнашканчы Социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә яки Госуслуги аша гариза җибәрергә тиеш.

Мөрәҗәгать итүче беренче түләүне (14 317 сум) эшсез кеше буларак «Россия эше» порталы аша Мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң алачак. Шул ук күләмдә икенче түләү, эшкә урнашканда хезмәт хакына өстәмә рәвештә башкарылачак. Алдагы түләүләр ике ай эчендә каралган.

«Хөрмәтле җитәкчеләр! Сезнең хезмәткәрләр эшкә урнашканнан соң өч ай эчендә предприятие түләгән хезмәт хакына өстәмә рәвештә дәүләттән матди ярдәм дә ала алачак. Хезмәткәрләр алган түләүләрнең гомуми суммасы 57 268 сум тәшкил итә. Форсаттан файдаланып, сезгә мәгълүматны кадрлар бүлегенә җиткерү һәм эшкә урнашу турында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү мәсьәләсен карау өчен социаль яклау идарәсенә җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итәм», — диде Ленар Шакиров.