ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чистай округында Дәүләт Советына депутатлар сайлауда дүрт кандидат тәкъдим ителде

0

Татарстанда 2024 елның 1 декабрендә узачак 34 нче Чистай бер мандатлы сайлау округында VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлауларына кандидатлар тәкъдим итү тәмамланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © «Татар-информ»

«Чистай округы сайлауларында дүрт кандидат тәкъдим ителде – өчесе сәяси партиядән, берсе үз-үзен тәкъдим итте. Минемчә, арадаш сайлаулар өчен бу активлыкның яхшы күрсәткече. Округ сайлау комиссиясендәге коллегаларыбызның сайлау кампаниясенең барлык этапларын да уңышлы эшләп чыгачагына ышанам. Оештыру, методик планда безнең яктан тиешле ярдәм тәэмин ителәчәк», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Сайлаулар» системасы мәгълүматлары буенча, 34 нче Чистай бер мандатлы сайлау округында кандидатлар сыйфатында түбәндәгеләр тәкъдим ителгән: Наил Залаков — үз-үзен тәкъдим итүче, Ольга Исаева — «Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен» партиясеннән, Андрей Харин — ЛДПРдан һәм Альберт Галяув КПРФтан.

Сайлауларны оештыруда ике территориаль һәм 59 участок сайлау комиссияләре җәлеп ителгән. Тавыш бирүдә катнашу хокукына 59 мең чамасы татарстанлы ия.

Гамәлдәге законнар буенча, 2024 елның 16 октябренә кадәр кандидатлар округ сайлау комиссиясенә теркәлү өчен документлар тапшырырга тиеш.