ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин һәм Эрдоган Казанда БРИКС саммитында аерым очрашу уздырачак

0

Казанда узачак БРИКС саммитында Россия Президенты Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән аерым очрашу уздырачак. Лидерлар әлеге килешүне телефоннан сөйләшү вакытында раслады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Шулай ук, Эрдоган Путинны туган көне белән котлады. Алар Россия-Төркия мөнәсәбәтләре турында фикер алышты, алга таба да аларның үсешенә әзерлек белдерелде. Моннан тыш, дәүләт башлыклары ике яклы һәм халыкара темаларны, шул исәптән, Якын Көнчыгыштагы хәлләрне дә телгә алды.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак.