ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Социаль фонд татарстанлылар алган реабилитация чаралары турында сөйләде

0

2023 елда Татарстанда җитештерүләрдә зыян күрүчеләргә протез – ортопедия эшләнмәләренә һәм реабилитация чараларына социаль Фондның Татарстан буенча бүлекчәсе 608 млн сум, ә быел - тагын 755 млн сум юнәлдергән. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Инвалидлыгы булган һәр гражданинның индивидуаль тернәкләнү программасы бар, анда аңа тиешле техник чаралар язылган. Кеше аларны алу өчен шушы документлар белән Социаль фондка гариза тапшыра ала. Аңа электрон сертификат бирелә, шуннан соң кирәкле чараларны дәүләт килешүе буенча яки компенсация итеп алырга була. Электрон сертификат теркәү тизрәк була», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Җитештерүләрдә зыян күргән татарстанлылар быел алган иң кыйммәтле реабилитация чаралары – 600 меңнән кыйммәтрәк электр приводлы коляска-кәнәфи, сөяк эченә урнаштырыла торган ишетү аппараты (570 меңнән кыйммәтрәк) һәм басып тору өчен терәк (230 меңнән кыйммәтрәк).