ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аксубай волейболчылары Татарстан Волейбол федерациясенең алтын кубогын яулады

0

Аксубай волейболчылары Татарстан Волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол буенча финал уеннарында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында беренче урынны яулады. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар Чаллыда узды. Безнең волейболчылар чын спорт сыйфатларын күрсәтте. Финалда аксубайлылар беренчелеккә Саба, Мамадыш, Мөслим районнары командалары белән дәгъва кылды. Бу очрашулар безнең волейболчылар өчен уңай исәп белән тәмамланды. Хөкемдарлар коллегиясе фикеренчә, иң яхшы уенчы итеп Илнур Сафин танылды. Командада бердәнбер кыз Олеся Александровна бик яхшы уйнады.

Җиңүче команда Яңа Чишмәдә район данын яклый.