ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан мэриясендә милли телләрне саклау һәм үстерү турында фикер алыштылар

0

Казан Башкарма комитетында милли телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашуда Татарстан министрлыклары, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгарифне үстерү институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре һәм илнең башка төбәкләреннән чакырылган кунаклар катнашты. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туган телләрне саклау һәм үстерү буенча уңышлары белән «Адымнар» полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин һәм «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» директоры Майя Хухунашвили бүлештеләр.

Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон Казан мэриясенең бу өлкәдәге проектлары турында сөйләде. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар милли телләрне саклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар, төбәкләрнең бу юнәлештә уртак эш тәкъдимнәрен карадылар.

«Милли телләрне саклау мәсьәләсе әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Һәр төбәкнең үз тәҗрибәсе бар, һәм бүген без үзебезнең эшләнмәләребезне, уңышлы тәҗрибәләребезне бер-беребез белән уртаклашырга тырыштык. Мондый очрашулар бик мөһим. Алар көнүзәк сорауларга җавап табарга, вәзгыятькә бөтенләй икенче яктан карарга булышалар һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә этәрәләр», — дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ахырдан «Туган телне саклау. Төбәкләр тәҗрибәсе» семинары үтте. Ул Казан мэриясе тарафыннан шәһәрнең мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган «Телне өйрәнүнең нәтиҗәле ысуллары» чаралар кысаларында үткәрелде.

Уку йортлары җитәкчеләре һәм туган тел укытучылары алдында К. Герда исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова, Якутия республика лицей-интернаты директоры Иван Шамаев һәм җәмәгать эшлеклесе Александр Блинов чыгыш ясады.