ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда аерылышулар саны якынча 8 процентка кимегән

0

2024 елның беренче 7 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда никахлар һәм аерылышулар саны кимү теркәлгән. Бу Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисади хәле турындагы докладта белдерелә.

Гыйнвар-июль айларында республикада 12213 никах теркәлгән. Гаилә корырга теләүче парлар, узган 2023 елның шушы чорына караганда, 462гә кимрәк булып чыкты. Шул рәвешле, туйлар саны елына 3,6 проценттан артыкка кимегән.

Шулай ук төбәктә 7729 аерылышу очрагы теркәлгән — 2023 елның беренче 7 аена караганда 666 очракка кимрәк. Димәк, таркалган гаиләләр саны, узган елга караганда, якынча 8 процентка кимегән.

Нәтиҗәдә Татарстанда бер мең кешегә никахлашулар саны 5,5 процентка, ә аерылышулар саны 8,3 процентка кимегән.РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 22 ноябрендә карары белән Россиядә 2024 елны – Гаилә елы дип игълан итте. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителгән.