ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыда яшәүчеләр госпитальдәге яралы хәрбиләр өчен юрганнар җыя

0

«Шәһри Чаллы» «За жизнь» төркеме һәм Чаллыдагы ДОСААФ җәмгыяте белән акция игълан итте. Аның кысаларында шәһәр кешеләре госпитальгә юрганнар китерде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Сәрия Гарипова яза.

«За жизнь» гуманитар ярдәм төркеме кызлары, аларны җыеп, махсус хәрби операциядә яраланган ир-атларны кабул итү урынына илтәчәк.

Җыю пунктына юрганнарны китереп бирүче Елена Забродина башта фамилиясен күрсәтмәвебезне сорады. «Нәрсәсе бар инде аның? Күпләр шулай ярдәм итә», – диде ул. Тик газетада бары тикшерелгән мәгълүмат, фактлар гына бирергә кирәклеген аңлаткач, әйтергә риза булды. Ул үзенең «За жизнь» төркеме җитәкчесе Диләрә Гәрәева белән 20 еллап таныш булуын сөйләде.

– Аның фидакарьләрчә гуманитар ярдәм җыюын, хәрби медикларны кайгыртуын күзәтеп барсам да, үземә кагылмый диебрәк уйлый идем. Һәм бервакыт күңелем әллә нишләде. Әйе, солдатларны ашаталар, киендерәләр. Тик егетләргә безнең кайгыртуны тою мөһим. Кешегә күңел җылысы кирәк. Аеруча авыр вакытта. Аннары минем балалар Булат белән уйнап үсте. (Булат – Диләрә Гәрәеваның гуманитар ярдәм җыя башлауга сәбәпче булган туганы. Авт.). Ә ул медик, яраланган солдатларны коткара, гомерләрен саклап кала. Егетләр өчен борчылам. Шуңа күрә бу акциягә көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә булдым. Кайсы танышларым юрганым бар, бирәсем килә дип хәбәр итә, шуларны барып алып, складка китереп бирәм.

Юрганнарны җыю өчен бүлмәне Чаллыдагы ДОСААФ җәмгыяте тәкъдим иткән.

– Сентябрь башында миңа Илнур Юскаев шалтыратып, шундый урын барлыгын әйтте. Безгә бүлмә ошады, чөнки аның урамнан керү өчен аерым ишеге бар, җылытыла. Беренче кат булуы да мөһим – шактый авыр әйберләрне ташырга туры килә бит. Бу урын булмаса, юрган җыюга гомумән тотынмас идем, гәрчә алар һәрвакыт кирәк булса да. Чөнки быел Булат эшли торган госпитальдә урыннар артты – элек 60 кешегә исәпләнгән булса, хәзер 150 яралыны кабул итә ала, – ди Диләрә Гәрәева.