ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Азнакай кешеләре урман утырту акциясенә бердәм кушылды

0

Бүген район җитәкчелеге белән берлектә урман хуҗалыгы, оешма-учреждение хезмәткәрләре, экологлар, укучылар, яшьләр тирә-юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева хәбәр итә.

Акциядә катнашучылар Сабантуй мәйданы янәшәсендәге урман территориясендә дүрт гектар мәйданда нарат агачлары утыртты.

«Нарат үсентеләрен Саба селекция-орлыкчылык үзәгеннән алып кайттык, аларның үсеп китү мөмкинлеге йөз процентка кадәр», – ди «Азнакай урманчылыгы» җитәкчесе Эдуард Чикуров.

Урман утырту чарасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов сәламләп, әлеге игелекле акциядә читтә калмаганнары өчен рәхмәт белдерде.

Киләсе атнада районда «Татарстанның чиста урманнары» акциясе уздырылачак. Аның кысаларында урманнарны чистарту күздә тотыла.